Татарстанда җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылган
Бала өйдә әбисе белән булган
Әлмәтнең Пушкин урамында кичә төнлә җиде яшьлек кыз өченче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп, хастаханәгә эләккән. Бала егылу турында хәбәр 00.15 сәгатьтә килгән.
Бала өйдә әбисе белән булган. Әбисе йокыга киткәч, бала тәрәзә төбенә менгән һәм егылган, тәрәзәдә москит челтәр булмаган.
Күкрәк читлеге һәм ике беләге имгәнгән баланы хастаханәгә озатканнар. Балы тулы гаиләдә тәрбияләнмәве билгеле, ләкин гаилә профилактик учетта тормый.
Хәзер шушы хәлнең барлык нечкәлекләре тикшерелә, дип хәбәр итә ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев