Татарстанда исерек ана 6 айлык баласын башы белән өстәлгә китереп бәргән
Әлеге хәл узган шимбәдә булган
Чаллыда исерек хәлдәге ана кечкенә баласының башын өстәлгә китереп бәргән, тикшерүчеләр җинаять эше кузгаткан. Бу хакта Татарстан Республикасы прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Җирле Telegram-каналлар хәбәр иткәнчә, әлеге хәл узган шимбәдә булган. Исерек хәлдәге 26 яшьлек хатын-кыз 6 айлык кызының башын өстәлгә китереп бәргән. Эштән кайткан ире ашыгыч ярдәм бригадасын чакырткан. Хәбәрдә әйтелгәнчә, ашыгыч ярдәм табиблары башы җәрәхәтләнгән сабыйны хастаханәгә алып киткән.
Нәтиҗәдә, тикшерү органнары тарафыннан «Сәламәтлеккә күрәләтә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков күзәтү ведомствосы аппаратында җинаять эшен тикшерү барышын махсус контрольгә алырга кушкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев