Татарстан юлында коточкыч авария: ир-ат һәм яшь кыз һәлак булган
Кызга 21 яшь булган
Бүген иртән Татарстанда М7 юлында Исәк авылы янында юл һәлакәте булган. Авариянең шаһитлары «Татар-информ» агентлыгына белдергәнчә, биредә фура һәм Toyota автомобиле бәрелешкән.
«Чит ил автомобилендәге ир-ат һәм кыз шунда ук һәлак булган, тагын бер ир-ат зыян күргән, аны хастаханәгә озатканнар», - дип ачыклык кертте авариянең шаһитлары.
«Татар-информ» мәгълүматларына караганда, кызга 21 яшь булган.
Әлеге факт буенча Татарстан прокуратурасы тикшерү башлаган. Урынга прокурор урынбасары Гайрәт Маликов килгән. Юл һәлакәтен тикшерүне күзәтү ведомствосы контрольдә тота, дип ачыклык кертте ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев