Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Татарстанда М7 юлында 14 яшьлек кыз һәлак булган

Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә

Татарстанның Питрәч районындагы трассада 14 яшьлек кыз һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Фаҗига бүген М7 трассасының 872нче километрында булган. Йөк автомобиле юл читендә торган «Лада Гранта» машинасына килеп бәрелгән. Нәтиҗәдә, җиңел автомобильдәге 14 яшьлек пассажир кыз шунда ук үлгән.

Авария булган урынга Питрәч районы прокуроры Фәнис Шәйхаттаров та килгән, дип белдерделәр ведомствода. Әлеге факт буенча тикшерү үткәрелә, аның барышын район прокуратурасы контрольдә тота.

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев