Татарстанда өч машина бәрелешкән, алты кеше зыян күргән
Юл һәлакәте Зәй районының Яңа Тәкмәк авылы янында булган
Әлмәт – Яр Чаллы трассасының 33 нче чакрымында өч автомобиль бәрелешкән. Юл һәлакәте Зәй районының Яңа Тәкмәк авылы янында булган.
Chevrolet машинасы йөртүчесе алдагы машинаны узган вакытта каршы полосадагы Mitsubishi һәм Kia машинасына бәрелгән дип фаразлана.
«Татар-информ»га вакыйга урынында булучылар хәбәр итүенчә, һәлакәттә алты кеше зыян күргән: өч машинаның да йөртүчесе, Mitsubishi машинасындагы ике кеше һәм Chevrolet пассажиры. Зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәгә барудан баш тарткан, калган бишесен якындагы хастаханәгә алып киткәннәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев