Татарстанда тагын фаҗига: апалы-энеле тереләй янып үлгән
Агач йортка ут капкан
Татарстанның Югары Ослан районында шәхси йортта чыккан янгында ир-ат белән хатын-кызның гомере өзелгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
Кичке унберенчедә Югары Ослан авылының Автодорожная урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы хакында хәбәр килгән.
Биредә ике гаилә яши торган агач йортка ут капкан. Өйнең янмый торган өлешендәге кешеләр урамга чыгып өлгергән. Йортның икенче өлешендә чыккан янгынны 112нче янгын-коткару часте хезмәткәрләре 21.35 сәгатьтә сүндергән.
Янгынны сүндереп ун минут үткәч, башта 55 яшьлек хатын-кызның, ә бер сәгатьтән соң аның 50 яшьлек энесенең мәетен табып алганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев