Татарстанда урамда туңган ике яшьлек бала табылган
Баланың әти-әнисен эзләү дәвам итә
Яр Чаллыда кар өстенә йөзтүбән яткан олы яшьтәге бер хатын-кызны күреп алалар. Аның белән янәшәдә генә туңып, елый-елый шешенеп беткән 2 яшьлек кыз да булган.
Битараф булмаган кешеләр шунда ук бирегә ашыгыч ярдәм һәм полиция чакырткан.
Полиция хезмәткәрләренә кызчык үз исеменнән башка берни дә әйтә алмаган.
Хатын-кызны полиция бүлегенә, ә янындагы кызчыкны Балалар йортына илткәннәр. Баланың әти-әнисен эзләү дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев