Татарстанда югалган балыкчы мәетен тапканнар
Ир-атка 45 яшь
Казанда коткаручылар боз астына киткән балыкчының мәетен тапкан. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Ир-ат Миллениум күпере янында балык тоткан. Казансу елгасында боз астына киткән балыкчыны водолазлар да эзләде.
Балыкчының мәетен ярдан 30 метр ераклыкта дүрт метр тирәнлектә табып алалар. Ир-атка 45 яшь була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев