Татарстандагы авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән
Фаҗига

Татарстандагы авариядә өч кеше һәлак булган, ике кеше имгәнгән

Машина йөртүче идарәне югалткан

Татарстанның Югары Ослан районында Ключищи авылы янында авариядә өч кеше һәлак булган. Бу хакта «Татар-информ»га шаһитлар хәбәр итте.

Якынча фаразлар буенча, машина йөртүче идарәне югалткан, шуннан соң автомобиль кюветка очып төшкән һәм түбәсенә капланган.

Шаһитлар әйтүенчә, авариядә өч кеше һәлак булган, ә имгәнгән ике кешене якындагы хастаханәгә алып киткәннәр. 

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Нет комментариев