Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Татарстандагы юл фаҗигасендә әби белән кечкенә малай һәлак булган

Малайның әнисе белән машина йөртүче ир-ат хастаханәгә китерелгән

19 июль иртәсендә Апас районында коточкыч юл һәлакәте була. Казан - Ульян трассасының 66нчы чакрымында юлдан барган "Рено" машинасы юл кырыена килеп төшә һәм әйләнеп каплана. Хәбәрләргә караганда, машинада дүрт кеше булган: 42 яшьлек хатын-кыз, аның белән бергә яшәүче 43 яшьлек ир-ат һәм 65 яшьлек әби белән 8 яшьлек малай. Кызганыч, әмма һәлакәт нәтиҗәсендә әби белән малай урында ук һәлак булган. Малайның әнисе белән машина йөртүче ир-ат хастаханәгә китерелгән.

Беренчел мәгълүматлар буенча, машина йөртүче каршы якка обгонга чыккан. Шунысы гаҗәп, йөртүченең машина йөртү таныклыгы да булмаган.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев