Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Фаҗига

Террористның беренче корбаны Мулланур Мостафин ничек булганын барысын да сөйләде

Хәзер ул Мәскәүдә

175нче мәктәптәге фаҗига вакытында киллерның корбаннарының беренчесе Мулланур Мостафин була. Төрле елларда Балык Бистәсе районында мәктәп директоры, хәтта колхоз җитәкчесе булган Мулланур абыйның кызы Таңсылу, интернетта, социаль челтәрләрдә төрле имеш-мимешләр йөрүе турында язып, аларга ачыклык кертергә булган. Бу хакта ул үзенең инстаграмында язды.

Әтиемнең хәле турында хәзер язарга була дип уйлыйм. Ниһаять, бүген иртән аның белән күрешә, хәтта сөйләшә дә алдык. Операциядән соң аңа сөйләргә авыр. Әтием ничек булганын барысын да сөйләде.

Керә торган урында вахтёр утырган. Әтием чыгу юлына юнәлгән, нәкъ шул вакытта аңа гимназия территориясендә нәрсәдер эшләргә кушканнар. Ике ишек арасында үтерүче белән очрашкан. Җинаятьче керә торган җирдә кемгәдер аткан. Әтием аңа "нишлисез сез" дип барган. "Җаныкаем, мин аны туктата алырмын дип өметләндем" ди. Җинаятьче аркылы үтеп йөри торган ишек аша аткан. Әтиемнең корсак тирәсенә бик күп ярчык эләккән. Бу вакытта вахтёр хатын моны күреп, тревога төймәсенә баскан. Җинаятьче коралын яңадан корып, әти янына кабат атарга дип килгән. Башына атып, китеп барган. Тидерә алмаганын, бәлки, күрмәгәндер. Пуля башына тигән, әмма, шөкер, зур зыян килмәгән.

Вахтёр башта "Мулланур абыйны үтерделәр" дип кычкырган. Әти янына килеп, аның исән һәм аңында булуын күргән. Аннары ашыгыч ярдәм, хастаханә, операция, бетмәс-төкәнмәс 5-6 сәгать операция нәтиҗәсен көтү. Үтерүче урамга (полициягә. - ред.) бирелергә чыкканда, кан эчендә яткан әтием яныннан үтеп киткән. Әтием җинаятьченең битлегендә нәрсә язылганын күргән. Шартлауны да, атуларны да ишеткән. Әтием барысын да үзе аша кичергән. "Кан эчендә ятам, гильзаны күрәм, үзем, әнисе кая, исәнме икән? Кая ул хәзер, үзен ничек хис итә  дип уйладым?" дип сөйләде. Әнием бит анда булган, икенче катта дәрес алып барган. Гимназия директорының тиз реакциясе аркасында укытучылар ориентлаша алган һәм күп югалтулар булдырмый калганнар. Әнием, хезмәттәше белән ишекне бикләп, тыныч, тавышсыз утырганнар. Үтерүче "Ачыгыз!" дип кычкырган. Хәзер әтием Мәскәүдә, алга таба шунда дәваланачак.

Социаль челтәрләрдә һәм ТВда әйләндергәннәрнең күбесе фейк. Барысын да әтиемнең үзеннән белешеп яздым. Ялган мәгълүматлар юкка чыгып, дөресе генә калыр дип ышанам.

Тулырак:

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев