Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Тикшерү комитеты Мәләкәстәге фаҗига буенча рәсми комментарий бирде

Башлангыч мәгълүматны кире кактылар

Социаль челтәрләрдә Мәләкәс авылында хатынын һәм аның сеңлесен үтерүдә гаепләнүче Чаллы егете үзе дә җинаять корбаны булган, кызларның гомерен башка кеше өзгән дигән сүзләр чыкты. Тикшерү комитеты әлеге мәгълүматны кире какты.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча идарәче җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әйтүенчә, авылдагы видеокүзәтү камераларының язмалары тикшерелгән. Җинаять кылынган көнне йортка гаепләнүчедән башка беркем кермәгән һәм чыкмаган.

Моннан тыш, Чаллы егете үз-үзен атып үтергән автомобильне тикшерү нәтиҗәләре аның машинада ялгызы булуын раслый. Хәзер бу эш буенча төрле экспертизалар билгеләнгән, тикшерү дәвам итә. Якын арада тикшерү нәтиҗәләре билгеле булачак.

Күптән түгел «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Мәләкәс авылы халкының Тимур Прохоров хатынын һәм аның сеңлесен үтергән дигән сүзләргә ышанмавы турында язган иде.

Фото: соцчелтәрләрдән  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев