Түбән Камада юл фаҗигасендә ике кеше үлгән
Хокук саклаучылар юл-транспорт һәлакәтенең 06.14 сәгатьтә булганын ачыклады
Бүген иртән Түбән Камада өч җиңел автомобиль һәм «КамАЗ» катнашында юл-транспорт һәлакәте булды. Анда ике кеше үлгән. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең ЮХИДИ бүлегендә хәбәр иттеләр.
«Татар-информ» юл һәлакәтендә 1 кеше үлде, 3 кеше имгәнде дип хәбәр иткән иде.
Хокук саклаучылар юл-транспорт һәлакәтенең 06.14 сәгатьтә булганын ачыклады. «ВАЗ 2114» йөртүчесе каршы як полосага чыга һәм ундүртенче модельле «Лада» автомобиле белән бәрелешә. Аннары ул Mitsubishi автомобиленә килеп бәрелә. Соңыннан «ВАЗ 2114» машинасы «КамАЗ» йөк машинасы белән бәрелешә.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча идарәнең ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Илдар Әхмәтҗанов сүзләренчә, авариядә ике кеше үлгән. «ВАЗ 2114» автомобиленең пассажиры авария урынында ук үлгән, 19 яшьлек йөртүче хастаханәгә озатылган , соңрак шунда вафат булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев