Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Туйдан соң үтерелгән кызның әнисе: «Кем өчендер дөнья тукталды»

Сабринаны Ижауда җирләделәр

Тукай районы Мәләкәс авылында булган фаҗигада гомере өзелгән Сабринаны Ижауда җирләделәр. Кызын соңгы юлга озатудан әнисе социаль челтәрләрдә фотолар урнаштырды.

Сабринаны соңгы юлга озатырга аның күп кенә дуслары һәм туганнары килгән. Алар һәлак булган кызның әти-әниләренең кайгыларын уртаклашканнар.

«Кем өчендер дөнья тукталды, башкалар өчен ул моңа кадәр һәм аннан соңга бүленде. Аллаһы Тәгаләдән Сезгә барысын да кичерергә көч бирсен дип дога кылам. Сабриночка җәннәттә», — дип язган социаль челтәрдәге битендә һәлак булган кызның әнисе.

Исегезгә төшерәбез, канлы фаҗига Тукай районы Мәләкәс авылында булды. Туйдан соң өч көн узгач, Чаллыда яшәүче 25 яшьлек ир хатыны Алсу һәм аның туганы Сабринаны вәхшиләрчә үтерде. Кызларның гомерен өзгәннән соң ир әтисенең ау мылтыгы белән атылып үлде.

Аның машинасын Алабуга районында юл буенда табылды. Бу хәлдән соң ике һәм аннан күбрәк кешене үтерү турындагы маддә буенча җинаять эше кузгатылды.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев