Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

“Улым, хәзер кайтам дип чыгып киттең бит, син кайда?“

Ноябрьнең өченче якшәмбесе – Юл фаҗигаләрендә һәлак булучыларны искә алу көне

Баласын югалту хәсрәтен кичергән аналарның күз яшьләренә ирек биреп елаган төннәре санап бетергесез. Аларга көннәр озын, ә төннәр тагын да озынрак тоела. Әнә шул уяулы-саташулы төннәрдә сагыш утында янучы бу аналар йөрәк парәләренең туган, үскән чакларын, алар белән уздырган иң бәхетле мизгелләрне, иң күңелле вакыйгаларны күз алдына китерәләр... Эх, кайтарып булса иде аларга шул вакытларны. Бер генә көнгә булса да...

ХӘЗЕР КАЙТАМ ДИП ЧЫГЫП КИТТЕҢ ДӘ
21 яшь... Яңавыл егете Булат ДАУТОВның гомере нәкъ менә шул яшьтә, чәчәк кебек чагында өзелә. 2017 ел була ул. 
–    2016 елның ноябрендә ирем Илгизәр 54 яшендә кинәт вафат булды. Баламны югалту хәсрәте килгәндә иремнекеннән айнып та җитмәгән идек әле, – дип өзгәләнә Рима ханым. 
Әтисе үлеменнән соң Чаллыда эшләп йөргән Булат туган авылына – әнисе янына кайтырга ашкына. 
–    Улым, кайтма, бәлки, тора-бара мин дә синең яныңа күченермен. Малларны да киметербез, дип әйтеп карадым, тыңламады. “Авылда эш бетмәс, әни, мин сине ялгыз калдырмыйм“, диде дә февраль аенда кайтып төште. Бәлки әҗәле тарткандыр дип уйлыйм хәзер, – ди Рима апа. 
Кечкенәдән авыл җанлы булып үсә Булат. Гаиләдә ике апасыннан соң көтеп алынган төпчек малай булса да, бар эшкә кулы ята. 
–    Яшь кенә булса да бөтен авыр эшне үзе башкара иде. Аның авылга кайткач абзарга кереп малларны коча-коча яратканын күрсәгез... – ди Рима апа. 
Әлеге фаҗига килеп чыгасы көнне дә эштән төшке ашка кайткан арада да ишегалдында тота башлаган койманың эшен бетерә. 
–    Шулкадәр кабаланып, ашыгып эшләде. Туктап ял ит дигәнне дә ишетмәде. Соңгы көннәрендә гел шулай ашкынганы сизелде шул балакаемның, – ди Рима апа. 
Ул көнне күрше авылга дустын армиягә озатырга бара Булат. Гадәт буенча, төнге 12дә өйгә кайта. 
–    Мин ул кайтмый йокламый идем. Бу төнне дә баламны каршыларга ишегалдына чыгып барышым иде. Ул капкадан иптәше белән килеп керде. Шул арада телефоны шалтырады да, борылып чыгып китте. Соңгы күрешүебез булды ул... – ди Рима апа күз яшьләрен тыя алмыйча. 
Төнге сәгать 2дә Булатның телефоныннан шалтырату килгәч, Рима апа трубканы: “Улым, хәзер кайтам дип чыгып киттең бит, син кайда?“ – дип ала. Әмма телефонда ят бер тавыш фаҗига килеп чыгуы турында хәбәр итә... 
–    Машина әйләнгән урынга барып җиткәнче үлгәндер дип уйламаган идем. Баламның җирдә яткан гәүдәсен күргән мизгелдә үзем дә “үлдем“, – ди Рима апа. 
...Менә шул ачы хәсрәт белән алты ел яши инде ана. Җәй көннәрендә газизенең каберенә эзне суытмый. Фаҗига килеп чыккан урынга дуслары куйган истәлек ташына да еш бара. Аның тирә-юне җәен чәчәкләргә күмелә...
–    Ташны, каберне кочып еласаң да, башны җиргә орсаң да кайтмый шул балам. Өзгәләнәм, сыкранам, әрним... Әмма бернәрсәне дә үзгәртеп булмый, – ди ана. 
Өй түрендә эленгән фотодан гына елмаеп карап тора Булат. 
–    Берәр кая барасым булса, улым белән саубуллашып китәм, кайтып керсәм, исәнләшәм. Сагынып карарга фотосурәтләре генә калды шул улыкаемның, – ди күз яшьләрен тыя алмыйча. 
...Әнисенең, ике апасының яклаучысы, саклаучысы, иптәшләренә тугры дус, ярдәмче булган шат күңелле Булатның юл һәлакәтенә эләгеп, якты дөньяны, әнә шулай, бик иртә калдырып китүе бик кызганыч... 
–    Укыган догаларым синең рухыңа барып җитсен, балам. Әмма еллар узса да, сине югалтуга күңел ышанмый. Ишектән “мин кайттым, әни“, дип килеп керерсең кебек тоела, – ди Рима апа...

КЫЗЫБЫЗ ЫШАНЫЧЫБЫЗ ИДЕ
Девятерняда гомер кичерүче АХУНҖАНОВлар гаиләсен кайгы ишеге 2018 елда шакый. Рима апа белән Рафаэль абый, күп еллар Әгерҗедә яшәп, гомер көзләрендә Девятерняга кайтып төпләнделәр. Дүрт балалары да Әгерҗедә яшиләр. Икенче кызлары Рәйсә белән кияүләре Вячеславның 8 августта Сарапул юлында килеп чыккан юл-транспорт фаҗигасендә гомерләре өзелә. 
–    Машина сатып алганнарына берничә көн генә узган иде. Анда да рәхәтләнеп йөри алмадылар, үзләре дә мизгел эчендә юк булдылар, – ди Рима апа. 
–    Безнең бөтен ышанычыбыз иде Рәйсә. Картлыгыбызда олы терәк булыр дип өметләнгән идек. Язмаган икән, – дип күз яшьләрен тыя алмыйча сөйли ана. 
...Бер-бер артлы Рафилә белән Рәйсә тугач, тугыз елдан көтеп алган игезәкләре Рөстәм белән Гөлнара дөньяга киләләр. Рәйсә – Рөстәмне, Рафилә Гөлнараны үстерешергә булышалар. 
–    Балаларыбыз бер-берсе белән нык дус булдылар. Һәм аларның туганлык җепләре еллар узган саен ныгый гына барды, – ди Рима апа. 
2 январьда туган Рәйсәнең гомер бәйрәмен элек-электән әти-әниләре йортына гел бергә җыелышып уздыра торган булалар. Бу әле дә шулай дәвам итә, әмма башкачарак... Хәзер ул бертуганнарын искә алу буларак уза. 2023 елда Рәйсәгә 50 яшь тулган булыр иде дә бит...
–    Әтисе бигрәк тә яратты Рәйсәне. Аның вафатыннан соң бик бетереште. Узган ел аны да җирләдек. Кадерле кешеләребезнең каберләре дә янәшә, – ди Рима апа. 
Ул аларга багышлап догалар укый.
–    Кызларымның төшләренә еш керсәләр дә, миңа кермиләр. Риза-бәхил булып яталардыр дип уйлыйм. Әмма сагынуга чыдар хәл юк. Бик сагынам, бик юксынам балакаемны, – ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев