Урам этләре сарыкларны ашаган
Этләр моңа кадәр тавыкларны юк иткән булган.
Түбән Кама районы Борок авылында яшәүчеләр чаң суга: авылны урам этләре баскан. Биредә яшәүчеләр “ВКонтакте” социаль челтәрендәге “Халык контроле” төркемендә шул хакта сөйләгән.
Пост авторы язуынча, сукбай этләрне тотуга заявка бирелсә дә, әлегә бернинди дә җавап юк.
“Этләр, көтүләре белән ишегалларыбызга керә, бәйдәге этләребезне куркыта, түтәлләрне таптый. Тавыкларны буып үтерү очраклары да булды. Ә бүген шушы этләр сарыкларны ашаган. Балаларыбыз өчен ут йотып яшибез. Алар бит урамда уйный, велосипедта йөри. Хуҗасыз этләр балаларга да ташланырга мөмкин бит. Урам этләрен аулаучы хөрмәтле хезмәтләр, балаларыбыз бәлагә тарыганчы, бу этләрне тотыгыз, зинһар!”. – дип мөрәҗәгать иткән авыл халкы бу эшкә җаваплы кешеләргә.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев