Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Урамдагы кызларны яклаганда һәлак булган әтинең өч баласы ятим калган

Тол хатынына медаль тапшырганнар

2020 елның 8 апрелендә кич белән Чабаксар шәһәрендәге ишегалларның берсендә 43 яшьлек ир-ат урамдагы кызларга бәйләнә. 35 яшьлек Федор Атемов кызларны яклап, низагка кушыла, ир-атлар сугыша башлый. Җинаятьче Федорга алты тапкыр пычак кадый һәм Федор урында һәлак була. 

Россия Тикшерү комитетының Чувашия буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, 43 яшьлек ир-ат исерек була. Ул таныш булмаган кызларга бәйләнә. Кызлар бу ир-атның кулында пычаклар күргәч, куркып йөгерешә, ярдәм чакыра башлый.

Федор Атемов бу вакытта күрше ишегалдында була. Ул тавышны ишетеп, кызларга ярдәмгә ташлана. Пычаклы ир-ат Федорның муенына, гәүдәсенә, башка урыннарына кадый.

Җинаятьче Федорның дустына да пычак кадамакчы була. Ләкин Федорның дусты җинаятьчене егып сала һәм хокук саклаучылар килгәнче тотып тора.

Федор Атемовны үтергән кешене 18 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Россия Тикшерү комитеты Федор Атемовны үлгәннән соң батырлык өчен медаль белән бүләкләү карар чыгарган. Медальне җәмгыять каршындагы бурычын үтәгәндә һәлак булган Федор Атемовның тол хатынына тапшырганнар. Мәрхүмнең өч баласы ятим калган. Бу турыда «Чувашия» дәүләт телевидениесе хәбәр итте.

«Ирем Федор бик яхшы кеше иде, һәрчак ярдәм итәргә әзер булды. Балаларны бик яратты, яхшы әти, яхшы ир иде. Аның безнең арада булмавы бик кызганыч инде. Балаларым үсеп җиткәч, мин аларга әтиләренең геройларча һәлак булуын сөйләрмен», — ди Федор Атемовның тол хатыны Светлана Атемова.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев