Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Үсмер егет иптәшен коткарганда батып үлгән

Боз астыннан ватып чыгып котыла алмаган

Новосибирск өлкәсендәге Каменка авылында күлдә 17 яшьлек үсмер батып үлгән. Ул дустын коткарырга тырышканда һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Фаҗига кичке якта була.

«А. һәм С. тугыз ел дус булды, мәктәптә укыганда ук танышканнар иде. Аерылмас иптәш булдылар. Без ул көнне кич белән өйгә кайтып бара идек. А. сөйгән кызы белән ачуланышкач, боз өстенә кереп китте. Боз шартлады һәм А. су астына төшеп китте», – дип сөйли танышлары.

С. шунда ук дустын коткарырга ташлана.

«А. паникага бирелде, С.ны да сөйрәп алды. Шулай итеп С. су астына төшеп китте. Ул бозны ватып чыгарга маташты, тик булдыра алмады. Мин бөтен хезмәтләргә шалтыраттым, ярдәм сорадым. Бер ир-ат А. ны тартып чыгарырга өлгерде», – ди таныш егетләре.

Аннары килгән коткаручылар С.ның мәетен табып ала, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев