Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Хатын ирен китмән белән сугып үтергән

Аңа 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный

Мордовиянең Дубенки районы Поводимово авылында яшәүче 47 яшьлек хатын-кыз ирен үтерүдә гаепләнә. Бу хакта stolica-s.su сайты яза. 

Фаҗига 6 июльдә була, ире өенә кайтып кергәч, хатынының эчеп утырганын күрә. Ирнең ачуы чыга һәм хатынына акыл өйрәтә башлый. Хатыны да түзеп тормый, китмән алып, иренең башына суга. Ашыгыч ярдәмне ирнең сеңлесе чакыра. Ул шул кичтә аларга кунакка килә һәм абыйсын аңсыз килеш тапкан була.

Ир-атны хастаханәгә алып китәләр, аның баш сөяге һәм баш мие җәрәхәтләнгән була.

Башта Наталья Борчинага «Аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу» маддәсенең 1 нче бүлеге буенча җинаять эше ачалар. Әмма, берничә көннән соң, зыян күргән ир вафат була. Һәм җинаять эшен үзгәртәләр, әлеге маддә буенча 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

«Җинаятьтә гаепләнүче хатын-кыз үз гаебен тулысынча таныды», – дип хәбәр иттеләр полиция бүлегендә.

Чыганак: Интертат 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев