Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Фаҗига

Янган йорт хәрабәләре арасында ир-ат мәете тапканнар

Янгын сәбәбе әлегә билгеле түгел

Татарстанда янган шәхси йортта хәрабәләрне аралаган вакытта ир-ат мәете табылган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Иртән 6.54 сәгатьтә 101 янгын сагы номерына Чирмешән районы Югары Кәминкә авылының Совет урамында шәхси йортта янгын турында хәбәр килгән. Янгынның мәйданы 50 квадрат метр тәшкил иткән.

Янгынны сүндергәч, кисәүләр арасыннан 63 яшьлек ир-атның мәетен табып алганнар.

Янгын сәбәбе әлегә билгеле түгел. Ул сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, мич һәм мичтәге төтен юлының төзек булмавы аркасында чыккан дип фаразлана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев