Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Фаҗига

Яшен сугудан ике кеше һәлак булган

Кешеләр яңгыр һәм яшеннән качып калырга тырышканнар

Свердловск өлкәсендә Балтый күле ярындагы беседкада ике кеше яшен сугудан һәлак булган. Кешеләр анда яңгыр һәм яшеннән качып калырга тырышканнар, дип хәбәр итте җомга көнне журналистларга Эчке эшләр министрлыгының төбәк буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте башлыгы Валерий Горелых.

«Территориаль эчке эшләр бүлекчәсенең дежур өлешенә ашыгыч ярдәм бригадасыннан 19:15 җирле вакыт (17:15 мск) белән ашыгыч хәбәр килгән. Гадәттән тыш хәл урынына чыккан полиция хезмәткәрләре сулык ярында башка ял итүчеләр арасында элек үзара таныш булмаган Богдашовлар һәм Патрушевлар гаиләләре булганлыгын ачыклаган. Кинәт ява башлаган яшенле яңгырдан ике гаилә әгъзалары беседкада яшеренгәннәр.

Бу вакытта яшен ике ир-атка суга. Аларның берсе шунда ук вафат була, ә икенчесен хатыны һәм килгән ашыгыч ярдәм табиблары коткарырга тырыша, ләкин зыян күрүчене аңына кире кайтарып булмый. Икесенең дә шәхесен Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре ачыклаган. Бу — 1986 елда туган Андрей һәм 1988 елда туган Георгий», — дип билгеләп үтте полковник Горелых.

Чыганак

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев