Яшен суккач, ике йорт һәм каралты-кура янып беткән
Яшен башта ике катлы шәхси йортка суккан дип фаразлана
4 августта Башкортстанның Бөрө шәһәрендә яшен сукканнан соң, ике йорт һәм каралты-куралар янып беткән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.
Яшен башта ике катлы шәхси йортка суккан дип фаразлана. Коткаручылар килеп җиткән чакта, инде ике йортка һәм алар янындагы корылмаларга ут капкан була.
Янгынны ике сәгатьтән соң сүндереп бетерәләр. Имгәнүче кешеләр юк.
Янгын вакытында ике йорт, ике сарай, мунча һәм гараж янып беткән.
Фото: Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев