Яшүсмер кызлар бер ирне кыйнап үтергәннәр
Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган
Хабаровск өлкәсендә укучылар бер пенсионерны үтергәннәр һәм полиция хезмәткәрләренә газ шартлату белән янаганнар.
Башлангыч мәгълүматлар буенча, 13 һәм 14 яшьлек кызлар өлкән яшьтәге ир-атның фатирына кереп, аны кыйнаганнар. Аннары фатирны туздырганнар, соңрак пенсионерның өстенә ишек куеп, өстендә сикергәннәр. Ир-ат алган җәрәхәтләрдән хастаханәдә үлгән.
Аннары кызлар шау-шу аркасында подъездга чыккан күрше хатынына һөҗүм иткәннәр. Бәхеткә, ул качып котылган һәм полиция чакырта алган. Хокук сакчылары килеп җиткәннән соң, кызлар газ шартлатып, үтерү белән янаганнар. Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Чыганак: Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев