Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Фаҗига

Юлда 4 баланың гомере өзелгән

160ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән

Ел башыннан бирле Татарстанда балалар катнашында 151 юл-транспорт һәлакәте  теркәлгән. ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, юллардагы аварияләрдә барлыгы 4 бала һәлак булган, 160ы җәрәхәтләнгән яки имгәнгән. 

Гомумән, һәр сигез авариянең берсе балалар белән бәйле. Узган елдагы белән чагыштырганда, куркыныч очраклар саны да, һәлак булучылар, зыян күрүчеләр саны да кимегән. Шул ук вакытта Дамир Бикмөхәммәтов әйтүенчә, аварияләрнең яртысы диярлек җәяүле балаларга карый.

Электр самокаты да зур куркыныч  яный. Быел инде ике бала шуның аркасында имгәнгән. Самокатка бәйле барлыгы 8 куркыныч очрак теркәлгән. Идарә башлыгы урынбасары сүзләренә караганда, мондый аварияләр башлыча юл хәрәкәте кагыйдәләрен санга сукмауга яки машина юлыннан баруга бәйле.

Чыганак: Ватаным Татарстан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев