10 мең, 1200 сум кемнәргә түләнә?
Гариза язарга кирәк
Татарстан пенсия бүлегендә пенсияне билгеләү һәм яңадан исәпләү бүлекчәсе җитәкчесе Светлана Гайдук “Татар Информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хезмәткә яраксыз гражданнарны карап тәрбияләгән өчен айлык компенсацион түләү тәртипләре белән таныштырды.
Билгеле булганча, I төркем инвалидны (балачактан I төркем инвалидлар керми), шулай ук 80 яшьтән узган өлкәннәрне тәрбияләүчеләргә ай саен 1200 сум күләмендә өстәмә акча каралган. Ул пенсионерның акчасына кушылып килә.
Тәрбияче булып 14 яше тулган балалар да санала ала. Иң мөһиме кеше беркайда эшләмәскә тиеш. 18 яшькәчә инвалид баланы , 1 группа балачактан инвалидны караган өчен әти-әнисенә, опекунына ай саен 10 мең сум компенсация түләнә.
Компенсацион түләү билгеләүне сорап, гариза язарга кирәк. Аны гражданнарның шәхси кабинеты яисә дәүләт хезмәтләре порталы аша бирергә дә мөмкин. Өлкән кешене караган еллар тәрбияләүченең иминият стажына өстәлә. Бер ел 1,8 пенсион коэффициент белән исәпләнә. Тәрбияләүче кеше эшкә урнашкан вакытта, бу хакта пенсия бүлегенә хәбәр итәргә тиеш. Эшли торган кешегә компенсация түләнми.
Әгәр өлкән яшьтәгене караучы «Үзмәшгульлек» программасы буенча теркәлеп, мәҗбүри пенсия иминиятләштерү буенча хокук мөнәсәбәтләренә кермәсә, аның компенсация алуга хокукы югалмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев