Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Аяк киемендәге сасы исне ничек бетерергә?

Дөрес итеп чистартырга кирәк

Аяк тирләмәсен өчен аяк киемен дөрес сайларга, аны дөрес итеп чистартырга кирәк. Бу турыда аяк киеме сата торган сайтта язалар, дип белдерде Интертат.

Шуны истә тотыгыз:

Табигый материаллар аяк табанына суларга ирек бирә, димәк, сасы ис чыгу ихтималын да киметә.
Аяк киеме табанлыгы (стелька) һәм эчтәге йон табигый булсын.
Аяк киемен яланаякка кимәгез, киҗе-мамык тукымадан синтетикасыз оеклар киеп йөрегез.
Һәр сезонга ике пар аяк киеме алыгыз, аларны алмаш-тилмәш киеп, киптереп торыгыз.
Аяк киеме эчендәге исне бетерү өчен аларны дөрес итеп чистартып торыгыз. Тир үзе исле түгел, ул аяк киеме өслегендә үрчи торган бактерияләр эшчәнлеге аркасында сасый.

Шуңа күрә:

аяк киеме табанлыгын аена һичьюгы бер тапкыр алмаштырыгыз,
2 атнага бер тапкыр антисептик эшкәртү ясагыз – аяк киеме эченә махсус дезодорант сибегез,
коры көннәрдә аяк киемен балконга яки һавага чыгарып киптерегез, ләкин кояш нурлары астына куймагыз,
сезоннар арасында аяк киемен табанлыксыз, эченә әйбер тутырмыйча, тукыма капчыкка яки картон тартмага салып саклагыз,
Аяк дезодорантлары кулланыгыз, гөмбәчекләр булмасын. Аяк тиресен үлгән күзәнәкләрдән чистартып торыгыз, моның өчен махсус пемза яки башка җайланмалар кулланып була. Мөмкин булганда, аякны көненә 2-3 тапкыр юарга була, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев