Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Апрельдә карлыган куагына нәрсә сибәргә?

10 литр суны 5-7 сәгать чиләктә тотыгыз

Апрельдә карлыган куакларына ашлама кертергә кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Карлыган куаклары гадәттә бер урында берничә ел үсә. Шуңа күрә алар ашлау таләп итә. 

10 литр суны 5-7 сәгать чиләктә тотыгыз.

Аннары тавык тизәге алыгыз. Ул гранулаларда да, хуҗалыктагы тавыклар лапасыннан да булырга мөмкин. 

Тавык тизәгендә аммиак булмый, шуңа күрә ул үсемлек тамырларын яндырмый.

Бер литрлы банкадагы тавык тизәген сулы чиләккә салыгыз. Ике сәгать төнәтегез. Яхшылап болгатыгыз. 

Әлеге төнәтмәне бер литрлы банканың яртысына салыгыз. Ун литр чиста сулы сусипкечкә шушы күләмдә төнәтмәне өстәгез. Өч елдан артык үскән карлыган куакларына әлеге ашламаны сибегез.

Бу хакта тулырак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев