Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бакчачы Айгөл Гыймазова: Помидор һәм борыч орлыкларын бергә сакларга ярамый

Бакча сезоны якынлаша

Әле февраль ае гына булса да, урамда кар таулары торса да, күңел язны көтә инде. Бик тиздән урамнардан гөрләвекләр ага башлар. Бакча сезоны да якынлаша. Аны зарыгып көтүчеләр хәзерге вакытта ни белән мәшгуль икән?

Айгөл ГЫЙМАЗОВА, Үтәгән авылы:
–    Бакчада эшләү  – иң яраткан шөгыльләремнең берсе. Кар эрегәнен хәзердән үк түземсезләнеп  көтәм. Әлегә орлыклар әзерлим. Бик тиздән татлы борыч чәчәргә җыенам. Кайберәүләр аны чәчте дә инде. Мин көтәм әле. Аны иртә чәчкән очракта теплицага күчереп утыртканда инде җимешләре була һәм алар үлә. Шуңа бераз соңрак чәчәм. Шулай да җитешә. 
Мин үзебезнең орлыкларны кулланам. Сортын белмим, әмма безнең борычлар ел саен кып-кызыл, эре, итләч була. Эчендә бушлык юк диярлек. Шуңа күрә фарш тутырып булмый, ә менә кабымлыклар өчен менә дигән. Ә мин аларны кышка бик күп итеп ясыйм. 
Аннан чират помидорга җитә. Сүз уңаеннан, помидор һәм борыч орлыкларын бергә сакларга ярамый. Алар кушылалар да бозылалар. 
Помидор орлыклары да – үзебезнеке. Сатып алганнарга бик ышанмыйм: кайчак чыкмый, кайвакыт башка сорт эләгә. Беренче партия орлыкларны – 10, икенчесен 24 мартта чәчәм. Ай календарена караганым юк. 24 март көнен әбидән хәтерләп калдым. Сүз уңаеннан, ул чакта бернинди теплицалар да юк иде әле. Әби помидорларны парникка утырта һәм алар шундый эре, итләч булып җитешә иде. Кызганыч, аның орлыкларын гына саклый алмаганмын.     
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев