Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Бала карау ялын әтиләр дә рәсмиләштерә ала

Бу хакта Әгерҗе районы Социаль фонды хәбәр итә

Татарстанда бер меңгә якын әти бала карау буенча ялны рәсмиләштергән. Бу хакта Әгерҗе районы Социаль фонды хәбәр итә. 

Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен әти-әнигә эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә. Бала карау буенча ял балага өч яшь тулганчы бирелә. Әмма айлык пособие 1,5 яшь тулганчы гына түләнә. Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә. 

Бала карау буенча ялны баланың әти-әнисе генә түгел, әби-бабасы яки теләсә кайсы туганы, опекуны рәсмиләштерә ала. 

Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әнинең икесе дә китәргә мөмкин. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев