Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Балалар бакчасы өчен ана капиталы акчасын ничек түләргә?

Тагын нәрсәгә кулланып була?

Балалар бакчасы өчен түләүгә ана капиталы акчасын кулланып була. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында, Социаль фондның клиентлар хезмәтендә яки МФЦда гариза бирергә кирәк. «Челнинские известия» шул хакта хәбәр итте, дип яза Интертат.

Ләкин оешма яки шәхси эшмәкәрнең мәгариф эшчәнлегенә лицензиясе булырга тиеш.

Гаиләдәге һәр бала өчен ана капиталы акчасын балалар бакчасына түләүгә кулланып була. Сертификат кече балага бирелгән, ә балалар бакчасына аның апасы яки абыйсы йөрсә дә, дип искәртелә.

Шулай ук балалар бакчасындагы өстәмә түгәрәкләр яки секцияләр, мәсәлән, баланы мәктәптә әзерләү курслары өчен дә ана капиталын кулланып була.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша ничек түләргә?

«Распоряжение материнским капиталом» бүлегенә керегез.
«Образование ребенка» вкладкасын сайлагыз.
Мәгариф учреждениесе категориясен – «Детский сад» сайлагыз.
Хезмәтне сайлагыз: карау яки тәрбияләү (балалар бакчасы өчен түләү), белем бирү хезмәтләре (балалар бакчасында түгәрәкләр өчен түләү).
Гаризаны тутырып җибәрегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев