Бу атнада температура нормадан ике градуска югарырак булачак
Эш атнасы ахырына кадәр тулаем республика буенча температура +16...+21 градуска кадәр
Татарстанда 14 сентябрьгә кадәр температура нормадан 1-2 градуска югарырак булыр дип фаразлана. Бу хакта «Татар-информ»га «МЕТЕО» фаразлау үзәге синоптигы Александр Ильин хәбәр итте.
«Эш атнасы ахырына кадәр тулаем республика буенча температура +16...+21 градуска кадәр, ә Казанда +17...+19 градуска кадәр булачак», – диде агентлык әңгәмәдәше.
Татарстанда, Казанны да кертеп, ял көннәрендә һава +20 градуска кадәр җылыначак.
«Җилнең юнәлеше үзгәреп торачак: чәршәмбе – төньяк-көнбатыштан, пәнҗешәмбе – төньяк-көнчыгыштан, җомга – көнчыгыштан, ә шимбә һәм якшәмбе төньяк-көнчыгыштан булачак. Аның тизлеге эш көннәрендә секундына 3-6 метр һәм ял көннәрендә 11 метрга кадәр җитәчәк. Һава торышы бик уңайлы», – дип өстәде Ильин.
Ул билгеләп үткәнчә, пәнҗешәмбе көнне республикада бераз яңгыр яварга мөмкин, әмма Казанга явым-төшем булмаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев