Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Файдалы киңәшләр: гөлләр бал ярата

Гөл үстерү өчен әбиләребез кулланган киңәшне тәкъдим итәбез. Моның өчен нибары бал гына кирәк.

1 чәй кашыгы бал алабыз. Балны 1,5 литрлы чиста пластик шешәгә салабыз да кайнаган су (суынган) тутырабыз. Капкачын ябып, бал эреп беткәнче, шешәне селкибез.
Эремәне кечкенә банкаларга бушатып, шуларга гөл ботакларын (өчтән бер өлеше баллы су эчендә торырга тиеш) урнаштырабыз. 12 сәгать узганнан соң, эремәне түгеп, банкаларга балсыз чиста су салабыз. Бу суда ботаклар бик тиз тамырлана.

Мәгълүмат “Якты юл“ газетасы сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев