Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Газ кертүче райондашларга субсидия булачак

Субсидия бирелү шартлары аталды

Субсидиягә 2021 елның 21 апреленнән соң газ керткән кайбер кешеләр дәгъва кыла ала. Ул йорт эчендә газ үткәрү һәм газ җиһазлары сатып алу чыгымнары күләмендә бер тапкыр бирелә.

Бу хакта Республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең (РКЦМП) Әгерҗе районындагы бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира ЗӘЙНЕТДИНОВА сөйли:

–    Әлеге субсидиягә составында Бөек Ватан сугышы ветераннары,  I, II төркем инвалидлар йә инвалид бала булган, шулай ук күпбалалы, җан башына айлык керемнәре 10 мең сумнан ким булган гаиләләр дәгъва кыла ала. Бу очракта субсидия 80 мең сумнан артмый. Җан башына уртача керемнәре 10-19 мең сум булган гаиләләр 60 мең сумга кадәр субсидия алала. Субсидия алу өчен йорт участогы чикләрендә газ уздыру буенча хезмәт күрсәтүгә кагылышлы килешүнең булуы шарт. Исәп-хисап  документында түбәндәге мәгълүмат күрсәтелә: җир участогы чикләрендә газлаштыру буенча проект һәм төзелеш-монтаж эшләренә киткән чыгымнар; йорт эчендәге газ җиһазларын алуга киткән чыгымнар (һәр төр буенча – бер җиһаздан артык түгел) һәм газ исәбен алучы приборлар. 
Бер тапкыр бирелүче субсидиягә гаризаны йорт хуҗасы  даими яшәү урыны буенча социаль яклау урынына быелның 1 декабреннән дә соңга калмыйча бирә ала.    
Документлар исемлегендә йорт участогы чикләрендә газ уздыру буенча эшләрне башкаруга подряд килешүе күчермәсе; башкарылган эшләр акты күчермәсе;  башкарылган эшләр өчен түләнгәнлекне раслаучы документлар; йорт эчендәге газ җиһазлары өчен түләгәнлекне раслаучы документлар һәм аларның паспортларының күчермәләре һәм башкалар булырга тиеш. 

Белешмәләр өчен телефоннар: 24233, 21066. 

Бу субсидия бер йорт хуҗалыгына бары тик бер генә тапкыр бирелә.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев