Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Файдалы киңәшләр

Әгерҗедә техосмотрны кайда узып була

Сорагыз – җавап бирәбез

“Автомобильгә диагностик карта булмаган очракта штраф салырга мөмкиннәр дип ишеткән идек. Хәзер техосмотрны кайсы транспорт чаралары узарга тиеш һәм аны кайда узарга була?”
Илгиз КАМАЛОВ.
Әгерҗе шәһәре. 

Сорауга ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Илназ ГАТИН җавап бирә:
–    1 марттан юл хәрәкәтендә катнашуга рөхсәт бирүче диагностик картасы рәсмиләштерелмәгән автомобиль белән идарә иткән өчен 2 мең сум күләмендә административ җаваплылык каралган. 
Юридик затлар карамагындагы такси, автобус, җиңел һәм йөк машианалары өчен техосмотр мәҗбүри. Җиңел машина һәм мототранспорт чарасы шәхси ихтыяҗлар өчен файдаланылган очракта алар техник күзәтүдән азат ителә. Конструкцияләренә үзгәртү кертү белән бәйле теркәү гамәлләре башкарылган очракта, ничәнче елда чыгарылуына карамастан, транспорт чарасының диагностик картасы булу мәҗбүри. Шулай ук 4 елдан артык кулланылышта булган транспорт чарасының хуҗасын алыштыру белән бәйле теркәү гамәлләре башкарган һәм дәүләт исәбенә куйган очракта да диагностик карта таләп ителә. 
Әгерҗе районында яшәүчеләр техник күзәтүне Можга һәм Ижаудагы станцияләрдә дә уза алалар.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев