Гөлләрне җанландырып җибәрү өчен банан кабыгыннан ашлама
Бу ашлама гөлләрне яшәртү, яфракларын ялтырату, үсемлекне ныгыту өчен файдалы
Гөлләр әйбәт үссен өчен, банан кабыгыннан файдалы ашлама ясап була икән. Бакчачы Рәмзия Әхмәдуллина бу ашламаның рецепты белән уртаклашты, дип яза "Интертат".
«Бик мәшәкатьләнәсе килмәгәндә, ашламаны кибеттән дә сатып алып була. Кул астында булган әйберләрдән табигый ашлама ясап була. 3 литрлы банкага фильтр аша үткән су салам, чишмә суын кулланырга мөмкин. Кайнамаган су кирәк. Ул бүлмә температурасында булырга тиеш. Шул суга 2 банан кабыгы салып куям. 1 банан, 1 апельсин кабыгы салып куярга мөмкин. 2 тәүлек торганнан соң, ашлама өлгерә. Су сипкән кебек, гөлләргә сибәргә була. Ашлама озаграк торса, су кушып сибәргә кирәк», – дип сөйләде ул.
Бу ашлама гөлләрне яшәртү, яфракларын ялтырату, үсемлекне ныгыту өчен файдалы. «Хәзерге вакытта бигрәк тә тукландырырга кирәк, чөнки көн әле озын түгел, кояш яктылыгы җитми. Гөлләргә ашламалар кертергә, ярдәм итәргә, тәрбияләргә кирәк», – ди бакчачы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев