Иммунитетны ныгыта торган яшелчә билгеле
Һәр россияле өчен яхшы таныш яшелчә
COVID-19 чире һәм салкын тию авырулары арту сезонында иммунитетны ныгытырга һәр россияле өчен яхшы таныш яшелчә — помидор ярдәм итәчәк.
Помидорда организм өчен файдалы матдәләр, шул исәптән иммун күзәнәкләрне активлаштырырга сәләтле көчле антиоксидант — ликопин бар, дип аңлатты табиб-диетолог, Илкүләм диетологлар һәм нутрициологлар ассоциациясе әгъзасы Наталья Круглова Sputnik радиосына биргән интервьюсында.
«Ликопин организмны йөрәк-кан тамырлары системасы авырулары, шулай ук онкология авырулары китереп чыгарырга мөмкин булган ирекле радикаллар йогынтысыннан яклый. Ликопин ярдәмендә иммунитетның саклагыч күзәнәкләре активлаша», — дип билгеләп үтте ул.
Иң күп антиоксидантлар көньяк помидорларында, дип саный табиб-диетолог.
Фото: pixabay.cm
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев