Йомырка савытында суган кыягы үстерәбез
Яшел суган кыягын суга утыртып та үстереп була
Игътибарыгызга лайфхак тәкъдим итәбез.
Моның өчен пластмасс йомырка савытын алабыз да аны урталай кисәбез.
Йомырка сала торган ягындагы һәр “чокыр“ның төбен без белән тишәбез.
Бу су керсен өчен шулай эшләнә. Һәрберсенә уртача зурлыктагы суганнарның өске “койрыгын“ кисеп (шулай эшләгәндә ул тизрәк тишелә) утыртып чыгабыз.
Контейнерның икенче ягына су салабыз да өстенә суганлы ягын утыртып куябыз. Икеөч көн саен су өстәп торабыз. Суган тамыр җибәргәннән соң ул өскә күтәрелә. Шуңа тамырын кисеп торырга кирәк. Суганлы контейнерны тәрәзә төбенә куябыз.
Ике атнадан яшел кыяклар ашарлык була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев