Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Иж-Бәйки бакчачылары кыярны чиләккә утырталар

Сибгатуллиннар гаиләсеннән файдалы киңәшләр

Иж-Бәйки авылында яшәүче Хөрмәзия–Рәүф Сибгатуллиннар бакча сезонына әзер инде.

Оста бакчачылар чәчкән үсентеләренә, гөлләргә, яшелчә һәм җиләк-җимешләргә фәкать кар яки яңгыр сулары җыеп сибүләре турында сөйләде.

Булдыклы хуҗа теплицаларны да үзе ясаган. Як-яклардан да үтәли җил йөрсен өчен форточкалар да куйган. Артык дым яратмаганга, помидорны аерым теплицага утырталар икән. Ә дым яратучан борыч, баклажан, кыяр башка теплицаларда үсә. Кишер, чөгендер, суган, әче торма, шалкан, кәбестә кебек яшелчәләр – түтәлдә.

Хөрмәзия апа үсентеләрне февраль урталарында көздән үк әзерләп куелган туфракка утырткан. Помидор, борыч, баклажан чәчкән.

– Борыч белән баклажан икенче җиргә күчергәнне яратмаганга, аларны башта ук сирәк итеп кечкенә стаканнарга утыртам. Ә менә помидор үсентеләрен утыртып өч атна чамасы үтеп өченче яфракка киткәч күчерәм. Иң башта барлыкка килгән ике ялган яфракны исәпләмим, – ди уңган бакчачы.

Чәчәк орлыкларын да март башында чәчкән хуҗабикә. Берьеллык дәлия, молочайлары үсеп килә. Апрель башында бәрхәт чәчәк, төрле сорт кашкарыйлар, апрель ахырында ипомея кебекләрне утырта.

Кыяр өчен кечкенә стаканнары да әзер хуҗабикәнең. Кыярны ул апрель башында шул стаканнарга утырта. Алар үскәч теплицага, анда да һәр үсентене аерым чиләккә күчерә икән.

– Төпсез чиләкнең яртысына башта тирес, аннары туфрак салабыз. “Чиләккә урырткач, өстен каплау да уңайлы. Кешенең кыяры чәчәк атканда, без ашыйбыз инде”, диләр Сибгатуллиннар

Асия Корбангалиева материалы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев