Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Кер машинасына салырга ярамый торган биш әйбер

Оекбашлар махсус сеткада юылырга тиеш

Кайбер әйберләрне кер юа торган машинага салу техниканың ватылуын яки кием-салымның бозылуын китереп чыгарырга мөмкин. Бу турыда bash.sterlegrad.ru хәбәр итте.

Балалар оекбашлары бик кечкенә булу сәбәпле, алар машинада «эзсез югалырга» мөмкин. Аларны аерым сеткада юыгыз. Шулай ук капрон колготкилар һәм оекбашлар да махсус сеткада юылырга тиеш.

Кер машинасына ачкычлар һәм тимер акча эләкмәсен, юар алдыннан бөтен кесәләрне әйләндереп тикшерегез. Юкса машинаның ватылуы ихтимал.

Күннән эшләнгән әйберләре булган кроссовкиларны кер юа торган машинага салмагыз. Күн детальләр деформацияләнә, аяк киеменең рәвеше бозыла. Мондый кроссовкины салкынча суда кул белән юу хәерле.

Хайван йоны ябышкан кием-салымны кер машинасына салмагыз. Юкса йон кисәкләре шарчык формасына кереп укмаша, машинаның шлангларына кереп тыгыла. Машина да ватыла, кием-салым да бозыла.

Чигүле, челтәрле урыннары булган киемнәрне махсус сеткага тутырып кына, кер юа торган машинага салырга ярый. Юкса тукыма чуалып, ертылып бетәр. Гомумән, вак энҗеле, пайеткалы, бисерлы әйберләрне машинада юарга ярамый, алар өзелеп, машинаны ватарга мөмкин. 

Чыганак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев