Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Кишерне һәм суганны көздән утыртыгыз - эре була

Көннәр коры торганда бу эшне башкарып калуың яхшырак

Башлы суганнан ел да мул уңыш алып булмый. Бу орлыкның сыйфатына да бәйле, елның ничек килүе дә үҙ йогынтысын ясый. Мул уңыш алыр өчен ни эшләргә? Аны көздән утыртырга кирәк икән. Суганны утырту серләре белән Русия авыл хуҗалыгы үзәгенең үсемлекләрне саклау бүлеге белгечләре бүлешә.

— Бу чорда суганның орлыгы әллә ни кыйммәт булмый. Көзен утыртылган суган орлыкка китми, аеруча ваграгын утырткан очракта. Уңышны да бик иртә җыеп аласың — июнь-июль айларында түтәлләр бушый. Суганны утыртканда, түтәлне дөрес сайларга кирәк. Ул кояшлы һәм яхшы җилли торган урын булырга тиеш. Язын суганны марганцовка эремәсендә тотарга киңәш итәләр. Көзен утырткан суганга бу чара килешми: ул иртә шытымнар бирүгә этәргеч булуы ихтимал. Суган башларын 5 сантиметр тирәнлеккә төртеп чыгабыз. Алар өстәрәк булса, кырау сугуы, я салкын тиюе бар. Утырткан суганыгызга салкын тияр дип курыксагыз, аны ылыслы агач ботаклары, салам, торф белән ябарга була. Тик япманы кар эри башлау белән алырга кирәк, — ди белгечләр.

Чынлап та, көз утыртылган суган эрерәк тә, сутлырак та була. Суганның уңышын арттыру өчен суган һәм сарымсак өчен кулланыла торган махсус ашламалар да сатыла.

Бакчачылар кишерне, гадәттә, апрель азагында, көннәр 4-6 градуска кадәр җылы торганда утыртырга күнеккән. Соңрак өлгерә торган сортларны 5-10 майга кадәр утырталар. Бу яшелчә кыраудан курыкмый, үсентеләре 4 градуска кадәр салкыннарга чыдам. Ә менә аны көзне утыртучылар, кар эрү белән тигез, яшел шытымнар чыгуына сөенә. Көздән утыртып калдыру уңыш алуны 15 көнгә тизләтә дә әле.

Киләсе елда кишер мул, төз һәм матур булсын дисәгез, берничә киңәшне истә тотыгыз.

Тамыразыкны җиңел туфраклы, органик матдәләргә бай түтәлгә утыртыгыз. Янмаган тирес кертергә ярамый.
Урынын сайлаганда, помидор, бәрәңге, суган, кәбестә, кыяр, ташкабак үскән җиргә утырту яхшырак булыр. Узган ел кишер яки петрушка үскән җиргә утыртмаска тырышыгыз.

Күп нәрсә сортка бәйле. Үзегез белгән яисә танышларыгыз киңәш иткән сортларны гына утыртыгыз.

Кишерне дөрес утыртыгыз. Орлыкларны рәт арасын 20шәр сантиметр калдырып, 2 сантиметр тирәнлеккә утыртырга кирәк.

Көзен дә, язын да утырткан кишерне мүлчәлиләр.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова, Кызыл таң

Фото: https://ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев