Куллар яргаланудан файдалы катнашма
Әлеге процедураны өч көн ясаганнан соң кул тиресе шомара, йомшара
Җәй көне бакчада эшләгәндә күп кенә хатын¬кызлар кулларының яргалануына зарлана. Менә бу рецепт буенча ясалган катнашманы сөртергә киңәш итәбез.
Әзерләү:
1 йомырка сарысына 1 аш кашыгы бал, 1 аш кашыгы үсемлек мае кушабыз. 1 литр җылы суга 2 аш кашыгы тоз салабыз. Кулларны тозлы суга тыгып 10 минут тотабыз. Шуннан соң баллы катнашманы сөртәбез һәм 20 минуттан юабыз.
Әлеге процедураны өч көн ясаганнан соң кул тиресе шомара, йомшара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев