Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Күз тигән баланы нинди дога белән өшкерәләр?

Балалар күз тиюгә тагы да сизгер була

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе директорының беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин телеграм-каналында балаларга күз тимәсен өчен киңәш язды, дип хәбәр итә Интертат.

Балалар күз тиюгә тагы да сизгер була. Кечкенә балага күз тигән булса, алар көйсезләнә, елый башлый, юньләп ашамый, кирелек күрсәтә. Болардан тыш, кайвакыт балаларның авыруы да күз тию сәбәпле булырга мөмкин.

Мондый очракларда балаларга түбәндәге доганы укып өшкерү яхшы булыр. Расүлуллаһ салләллаһу галәйһи вә сәлләм оныклары Хәсән белән Хөсәенгә мондый дога укый торган булган:

«Угииз‌үкүмә («з» хәрефен сакау итеп укыйбыз) бикәлимәәтилләәһит-тәәммәти миң күлли шәйтаниү вә һәәммәти вә миң күлли гайнил-ләәммәһ».

Мәгънәсе: «Сезне шәйтаннан, агулы бөҗәкләрдән һәм һәрбер начар күздән сакласын өчен, Аллаһның камил сүзләренә сыенам».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев