Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Лалә чәчәкләрен язын ничек дөрес утыртырга?

Файдалы киңәшләр

Лалә чәчәге (тюльпан) суганчаларын салкын урында саклаган булсагыз яки базардан сатып алсагыз, аларны язын утырту серләре киңәшләр сайтында чыкты.

Башта суганчаларны бер атнага суыткычның яшелчәләр саклый торган урынына куеп торыгыз.

Аннары суганчаларны 40-50 минутка җиңелчә генә марганцовка эремәсенә салып алыгыз.

Утыртканчы, суганчаларның каты кабыгын алып атыгыз, черек урыннары юкмы икәнен тикшерегез. Булса, алып ташлагыз, юкса алар сәламәт бүлбеләрне дә зарарлар.

Лалә чәчәкләрен якты, үтәли җил йөрми торган урынга утыртырга кирәк. Шул очракта аларның ботаклары калын һәм тигез итеп үсә. Озак чәчәк атып утырсын өчен, агачлардан челтәрсыман итеп күләгә төшсә яхшы була.

Лалә чәчәкләре матур итеп атсын өчен аларга көн саен иртән сусипкеч яки пульверизатор белән су сибегез.

Өченче яфрагы чыккан вакытта һәр ун көн саен кальций селитрасы (10 литр суга 20 г селитра) белән ашлагыз; чәчәкләре вак булса, чиратлап ашлама сибегез һзм яфракларын 0,2 процентлы эремә белән чылатыгыз.

Беренче үсентеләре чыга башлауга ук туфракны йомшартыгыз, һава яхшы керерлек булсын.

Язын утырткан лалә чәчәкләре соңрак чәчәк атар, җәй көне алар гаҗәеп матур чәчкәләре белән сөендерер, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев