Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Май аенда отпуск алу отышлымы?

Сез биш көнлек эш атнасында эшләсәгез, ял өчен иң отышлы айлар – июль

Майда күп санлы бәйрәм көннәре булу аркасында, бу айда ял алу отышлы түгел.

Бу хакта хезмәт хокукы буенча эксперт Татьяна Нечаева сөйләгән, дип яза “РИА Новости”. Аның сүзләренә караганда, язның соңгы аенда эш көннәре азрак. Моннан тыш, ялга бәйрәмнәр үзләре генә саналмый, ә аларга кушылган ял көннәре – юк. Әйтик, 1 һәм 9 май ял көннәрендә исәпкә алынмаячак һәм ял вакытын ике көнгә озайтачак. Майдагы калган ял көннәре – бәйрәмнәргә тоташтырылган көннәр, аларга отпуск озайтылмый. Отпуск акчасы эш һәм эш көне булмаган көннәрнең нисбәтенә бәйле. Беренчесе күбрәк, икенчесе азрак булган саен, отпуск акчасы күбрәк булачак.

Шулай итеп, әгәр сез биш көнлек эш атнасында эшләсәгез, ял өчен иң отышлы айлар – июль (23 эш көне), август (22 эш көне) яки октябрь (23 эш көне), дип аңлата юрист.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев