Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Ни өчен оста хуҗабикәләр кер сабынын табада кыздыра?

Берничә кагыйдәсе дә бар

Көйгән табаны кер сабыны белән «коткарып» була. Оста хуҗабикәләрнең ысулы киңәшләр сайтында чыкты, дип яза Интертат.

Моның өчен кер сабынын табада «кыздырырга» кирәк. Тик берничә кагыйдәсе бар.

Башта кер сабынын вак угычтан уыгыз, аннары сабын вагын таба өслегенә тигез итеп җәегез. Аннары бераз су өстәгез, су сабынны тулысынча капласын.

Табаны плитәгә куегыз. Сабын эреп, бердәй массага әверелгәч, таба астындагы утны сүндерегез.

Сыеклык тулысынча суынгач, табаны чистарта башларга була. Май һәм көйгән урыннар табадан җиңел генә кубып төшә, дип ышандыра белгечләр.

Иң азактан табаны бик яхшылап чайкагыз һәм коры итеп сөртегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев