Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Нигә быел җылылык өчен башка еллардагыга караганда күбрәк түлибез?

115 процентка күбрәк

Нигә быел җылылык өчен башка еллардагыга караганда күбрәк түлибез? Яңа елдан соң коммуналь хезмәтләр өчен түләү кәгазьләрен кулына алган кешеләрнең шактыен борчыгандыр бу сорау.

Без җылы кышларга ияләнеп беткәч кенә, быел табигать карын да, салкынча кышын да бирде. Бер-ике көн җылы тора да, аннан “шалт” Мөхәммәтҗан, - 30 була да куя!

Халык сыкранса да, зарланса да, башка төбәкләр белән чагыштырганда, бездә дисциплиналы рәвештә җылылык өчен түли, ди ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов. Татарстанда җылылык өчен түләүләр 98 процентка үтәлә икән.

Алексей Фролов билгеләп үткәнчә, гыйнварда бәйрәмнәр вакытында җылылык куллану якынча 20 процентка арткан. Ел башында салкыннар булуын да исәпкә алсак, гыйнвар өчен түләүләр, мисал өчен ноябрь аена караганда, 27 процентка күбрәк булуы көтелә.

“Газпром межрегионгаз Казань” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Ринат Сабиров халык газга бәяләр дә, тарифлар да артмавын аңларга тиеш дип саный.

Бәя арттыру күздә тотылмый да. Ә торак-коммуналь хезмәтләр өчен бәяләр үсүне ул болай аңлатты.

- Декабрьдә Татарстанда уртача һава температурасы, алдагы елның декабрь температурасыннан 7 градуска түбәнрәк булган. Бу гыйнварда да кабатлана һәм әлеге күренеш безнең Татарстанда гына түгел, ә Россиянең барлык Европа өлешендә дә күзәтелә торган күрсәткеч. Нәтиҗәдә, кулланылган газ күләме дә кискен үзгәрә. Декабрь буе без, узган елның шул ае белән чагыштырганда, газны 115, 120, 105 процентка күбрәк файдаландык. Гыйнварда бу күрсәткеч 122-125 процентка җитте, - ди Ринат Сабиров.

Баксаң, Мәскәү, Мәскәү өлкәсе һәм Санкт-Петербургтан соң Татарстан газ куллану буенча 3-4 урыннарны били икән. Куллану үскәч, аның суммасы да үсә дигән сүз. Акчага әйләндергәндә, республика халкы 1,5 млрд сумга газны күбрәк куллана башлаган.

- Әлбәттә бу торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр язылган кәгазьләрдә дә чагылыш табачак. Моны, кышкы һава температурасына бәйле рәвештә, объектив кабул итү кирәк. Февральдә дә һава торышы гадәти температурадан 5 градуска түбәнрәк көтелә, - дип аңлатма бирде Ринат әфәнде.
Ул җитәкләгән оешма фаразлары буенча, февраль аенда республикада газ 0,2 млрд куб метрга күбрәк тотылачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев