Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Нинди гөлләрне өйдә тотарга ярамый?

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән

Тәрәзә төбендә утырган гөлләр өйгә ямь биреп кенә калмыйча, агу “чәчеп” тә утырырга мөмкин икән. Флорист и блогер Зоя Ильяшенкова АиФ.ru га шулар турында сөйләгән.

Бөтен гөлне дә өйдә үстерергә була, әмма бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки аларның кайберләрендә агулы сок бар. Мәче, этләр аларны чәйнәп, зыян күрергә мөмкиннәр. Кечкенә балаларга да кагыла бу.

Агулы гөлләр: монстера, алоказия, диффенбахия. Аларның согы куркыныч. Балалар ялгыш кына өзеп алсалар, бармакларын яндырырга мөмкиннәр. Шуңа да аларны өске шүрлекләрдә тотыгыз.

Йокы бүлмәсенә “авыр”, көчле исле гөлләр куймагыз, чөнки алардан баш авырта. Әйтик, бик күпләр яраткан орхидеяны.

Кояш төшә торган тәрәзә төпләренә урын калмаса, кайбер гөлләрне күләгәле җиргә куйсагыз да була. Әмма бу күләгәне яраталар дигән сүз түгел, алар аңа чыдам булган өчен генә. Алар: хәзер бигрәк тә модада булган сансевиерия (кайбер төрләре), монстеры, филодендрон, сциндапсус.

Чыганак: Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев