Өйдә яран гөл үстерергә ярыймы?
Аның исеннән чебеннәр һәм черкиләр курка
Яран гөл өйдә дә, бакчада да яхшы үсә. Аның яфракларын да, чәчәкләрен дә салатларга, десертларга, чәйләргә ароматизатор итеп кулланалар. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Яран гөл матур да, организмга файдалы тәэсир дә итә. Ул кешегә зыян китерми торган репелент — аның исеннән чебеннәр һәм черкиләр курка. Яран гөл үскән өйдә көя күбәләге һәм корткычлары булмый.
Бөҗәк тешләгән урынга яран гөл мае сөртсәң, кычыту, авырту бетә, тамак авыртканда ярдәм итә, тынычландыра, кәефне күтәрә.
Чыганак: Интертат
Фото: pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең Telegram-каналдан танышыгыз
Нет комментариев