Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

16+
Рус Тат
Файдалы киңәшләр

Помидор үсентеләренә көл суы файдалы

Бик сак эш итәргә кирәк

– Көннәр бик җылы тора, дип, помидор үсентеләрен ачык туфракка утырткан идем. Әмма бик начар утыралар, Шуларны ничек рәткә кертергә икән?

Сания Дәүлиева, Казан

Сорауга бакчачы-блогер Эльмира Исхакова җавап бирә:

– Кучереп утыртканнан сон алар авырып ала шулай. Ике атнадан сон, тамырлары тернәкләнеп киткәч кенә, аларны ашларга ярый. Ин яхшысы – тавык тизәген әчетеп сибү. Тик аның белән бик сак эш итәргә: бер өлеш әчеткегә 10 өлеш су салып сибәргә кирәк. Бу максаттан ат, сыер тизәген дә кулланырга мөмкин.

Тирескә ия булмаган шәһәр бакчаларына исә иң беренче итеп мочевина сибәргә мөмкин (10 литр суга 1 шырпы кабы мочевина исәбеннән). Шуннан соң 10 көн узгач, калийлы ашлама сибү әйбәт. Калийлы ашлама юк икән, помидорларга көл суы да бик файдалы булачак.

Фото: pixabay.com

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев