Әгерҗе хәбәрләре

Әгерҗе районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Файдалы киңәшләр

Рафаэль Сабирҗановтан сыерчык оясы ясау буенча киңәшләр

Оя өчен иң яхшысы – 2 сантиметр калынлыктагы нарат такта

Оя өчен иң яхшысы – 2 сантиметр калынлыктагы нарат такта.

Ояның биеклеге 35 сантиметрдан ким булмаска, киңлеге 20 сантиметр тирәсе, “ишеге”нең диаметры 5 сантиметр булырга тиеш. Түбәсен төбеннән 3­4 сантиметрга зуррак итеп калдыру шарт. Яңгыр үтмәсен өчен түбәнең алгы өлешен чыгарып калдыралар. Ояны чистарту уңайлы булсын өчен өске капкачын алына торган итеп тә ясарга мөмкин.

Әзер ояны көньяк­көнчыгышка каратып, җирдән дүрт­биш метр биеклектә һәм аз гына алга авыштырып урнаштыралар. Болай иткәндә оя эченә җил­яңгыр керми, сыерчыкка керү­чыгу да уңайлырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Районыбызга кагылышлы яңалыклар белән безнең  Telegram-каналдан танышыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев